Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Санкт-Петербургта ΧV Халыкара икътисади форум эшендә катнаша. Делегация составында шулай ук ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе — Тышкы элемтәләр департаменты директоры Искәндәр Мөфлиханов, «Татнефть» ААҖ генераль директоры Шәфәгать Тәхаутдинов, «Ак Барс» банкы идарә рәисе Роберт Миңнегалиев, ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов һ.б. бар.
Татарстан делегациясе әгъзалары «Ленэкспо» комплексында халыкара форумның ачылыш тантанасында, «Глобаль икътисади үсешне тәэмин итү. Яңа эра өчен лидерлар» дигән пленар утырышта катнаша.
Алга таба форум кысаларында «Энергия куркынычсызлыгына ирешүнең яңа юллары» дигән темага РФ Президенты Дмитрий Медведев һәм дөньяның эре энергетика корпорацияләре башлыклары катнашында сессия узачак.
ΧV Халыкара икътисади форум эшендә катнашудан тыш, Татарстан Президентының башкалага сәфәр программасында берничә очрашу да урын алган. Аерым алганда, Рөстәм Миңнехановның Красноярски крае губернаторы Лев Кузнецов, «Маккуари Капитал» инфраструктура фонды вәкилләре белән очрашулары ниятләнә. Татарстан башлыгы шулай ук «ИТАР-ТАСС» һәм РИА «Новости» мәгълүмат агентлыкларына интервью бирәчәк, дип хәбәр итә ТР Хөкүмәте матбугат хезмәте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел