Рәсүл Багерниҗад Шаян Казанда Иран Ислам Республикасының Генераль консуллыгы ачылганнан бирле, Генераль консул вазифасын башкарган икенче кеше. Ул әлеге вазифага агымдагы елның мартында керешкән иде.
Бүгенге очрашу барышында ул Минтимер Шәймиевкә Татарстаннан, аның кешеләреннән алган беренче тәэсирләрен җиткерде, биредә эшчәнлеген ничек башлап җибәрүе хакында сөйләде.
Минтимер Шәймиев билгеләп узганча, Казанда Иран Ислам Республикасының Генераль консуллыгын ачу турындагы карар тарихи әһәмияткә ия, һәм ул ике республика арасында икътисади, мәдәни элемтәләрне үстерүгә, Иран белән Россия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итә.
Татарстанның беренче Президенты үзенең 1996 елда Иранга сәфәре хакында һәм 2001 елда Иран Президенты Хатаминың Татарстанга килүе турында искә төшереп узды. “ Ул вакытларда нигез салынган дуслык мөнәсәбәтләренең бүген ныклы дәвамы бар. Бүген Иран-Россия мөнәсәбәтләре кысаларында ике республика арасындагы хезмәттәшлек яңадан-яңа өлкәләр белән тулылана бара, аерым алганда, уңышлы үсештә булган мәдәни элемтәләр халыкларыбызны якынайта”, - дип искәртте Минтимер Шәймиев.
Рәсүл Багерниҗад Шаян Минтимер Шәймиевкә җылы кабул иткән өчен рәхмәт белдереп, ике республика арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга зур өлеш керткән Татарстанның беренче Президенты белән танышуга шат булуын җиткерде. Генераль консул алга таба да Татарстан белән Иран арасында мәдәни багланышларны ныгытуда тыгыз хезмәттәшлек дәвам итәр, дигән ышанычта калды.
ТР Дәүләт Киңәшчесе һәм Генераль Консул әңгәмә барышында мәдәният һәм тарихи мирасны саклауга кагылышлы уртак чаралар хакында фикер алышты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел