Бүген Казан Мэриясе порталында «Яшел хәбәрче» исеме астында уникаль проект башланды. Акциянең инициаторы — Казан Мэры Илсур Метшин. Проектны башкару турындагы фикер шәһәр Башкарма комитетында узган «дүшәмбе киңәшмәләре»нең берсендә яңгырады.
Проект якын-тирәгә карата гомумшәһәр культурасын арттырып кына калмыйча, халык һәм шәһәр хакимияте арасында диалог булдыру өчен дә каралган. Һәр казанлы үтәлмәгән төзекләндерү кагыйдәләре хакында хәбәр итә ала.
Әйтик, яшел зонада, балалар мәйданчыгында калдырылган машина яисә ярамаган урында чүпчар ташлаган йөртүчене күрәсез икән, фото-видеога төшереп, green-reporter.ru сайтына җибәрә аласыз.
«Гражданнарның хокук бозу турындагы мөрәҗәгатьләре бөтен дөньяда хуплана. Без бу тәҗрибәне үзләштерергә әзер», — диде И.Метшин. Мэр сүзләренә караганда, проектның нәтиҗәсе булып, экология нормаларын бозуны кабул итмәгән тотрыклы җәмәгать фикере булдырылырга тиеш.
«Миллион кеше яшәгән Казанда барлык хокук бозучыларга инспектор җитмәячәк. Экология милициясе, АТИ идарәсе белгечләре белән генә башкарып чыгып булмый. Җәмәгатьчелек инициативасы булырга тиеш», — диде Илсур Метшин.
Мэр сүзләренә караганда, бүләк белән тәэмин итү авырлык тудырмый. «Чисталык һәм тәртипне актив саклаганнарны хуплау җаен табарбыз», — диде шәһәр башлыгы.
Шуны әйтергә кирәк, «Яшел хәбәрче» проект җиңүчеләре сайтта катнашучыларның тавыш бирү нәтиҗәләре, шулай ук фото һәм видеоматериалларга шәрехләмәләр буенча сайланачак. Иң яхшы материаллар авторлары фотокамералар белән бүләкләнәчәк, дип хәбәр итә KZN.RU

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде