Кичә «Сөләйман» балалар лагеренә Казан шәһәре Мәскәү районының ЮХИДИ хезмәткәрләре килделәр. Алар «Игътибар — балалар» профилактик чара кысаларында уза торган сөйләшү үткәрде. Чара «Ялкын» балалар журналы редакциясе белән берлектә оештырылды. ЮХИДИ хезмәткәрләре балаларга юл кагыйдәләрен искә төшерде, шулай ук Каникулларны имин һәм файдалы үткәрүләрен, юл хәрәкәтендә катнашканда игътибарлы һәм ихтирамлы булуларын сорадылар.
Чарада 35 бала катнашты. Инспектор Хәмидуллин Р.И. җитәкчелегендә кызлар «юл кагыйдәләрен иң яхшы белүче» исеме өчен ярышты. Алар инспектор сорауларына җавап бирделәр, юлны дөрес итеп чыгу турында сөйләделәр һәм башкача үзләренең белемнәрен күрсәттеләр. Ахырда җиңүчеләргә файдалы бүләкләр тапшырылды: юл кагыйдәләре буенча уеннар һәм журналлар.
Статистик мәгълүматлардан күренгәнчә, балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре каникуллар чорында арта.
2011 нче елның 4 аена Татарстанда балалар катнашында 119 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда 4 баланын гомере өзелде, 124 бала төрле дәрәҗәдэ тән җәрәхәтләре алды. Балаларнын үзләре гаебе белән 29 авария килеп чыккан, 90-ы шоферлар гаебе белән. Балалар үлеме белән булган аварияләр Алабуга, Балык Бистәсе, Чистай һәм Түбән Кама районнарында теркәлгән. Әлеге фаҗигаләрдә балалар пассажир буларак катнашкан, һәр очракта да балалар махсус урындыкларсыз йөртелгән.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел