15-18 июньдә Казанда үткәреләчәк «Милли тормыш һәм дин» II Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында Россиянең 39 төбәгеннән дини даирәнең 800ләп вәкиле катнашыр дип көтелә.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетыннан алынган белешмә буенча, форум программасы түбәндәгеләрдән гыйбарәт.
15е көнне форумда катнашучылар килгәч, Карл Маркс урамы, 38/5 адресы буенча урнашкан Башкарма комитетта теркәлеп, кунакханәләргә урнаштырыла бара. Алар өчен 17.00-19.00 сәгатьләрдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында спектакленә урыннар каралган.
16 июнь 10.00-17.00 сәгатьләрдә шушы театрда пленар утырыш була, 17се 8.30-11.00 сәгатьләрдә форум эше секцияләргә бүленеп алып барыла. Аерым алганда, «Россиядә татар мөселман инфраструктурасының үсеше»
(«Казан» милли мәдәният үзәге, Пушкин ур., 86), «Мәчет — татар халкының мәгърифәтчелек үзәге» (ТР Фәннәр академиясе, Бауман ур., 20), «Бүгенге мәгълүмат кырында ислам дине» (Г.Камал исемендәге ТДАТ, Татарстан ур.,1) темаларын ачу күздә тотыла. 14.00-19.00 сәгатьләрдә кунаклар Арча районы Кырлай авылына сәяхәт кыла. 18е көнне 6.30-18.00 сәгатьләрдә — Изге Болгар җыенында катнашу ниятләнә, дип хәбәр итә tatar-inform

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел