13 июньдә Төмән дәүләт университетының гуманитар тикшерүләр институтында дин әһелләренең, җәмәгать эшлеклеләренең «Ислам мәдәнияте нигезләре»н укытучыларны әзерләүгә багышланган сөйләшүе була. Моннан тыш алар өлкә мөселманнары координацион советын төзү турында карарлар кабул итәргә җыеналар. Билгеле булганча, узган җыелышта Төмәндәге 3 диния нәзарәтенең икесе бу советны төзү турындагы фикергә битараф калган иде, дип яза IslamNews.
Ислам нигезләрен укытуга килгәндә, биредә мөселманнар күп яшәүгә карамастан, мәктәпләрдә яңа фәнне укытуга кагылышлы тәҗрибә бара торган төбәкләр исемлегендә Төмән юк. Төмән өлкәсе мөселман казыят идарәсенең фән һәм мәгариф комитеты рәисе, тарих фәннәре кандидаты Ильяс Рафиков сүзләре белән әйткәндә, иртәме — соңмы бу фәнне укыту аларга да барыбер килеп җитәчәк. «Православлар әзер дип уйлыйм. Аларның православия дине турында укытырга укытучылары бар. Ә безнең, мөселманнарның, ислам нигезләрен өйрәтерлек кадрлар да, әсбаплар да юк», — ди ул.
«Төмән өлкәсендә ислам: алгарышлар һәм үсеш юллары» түгәрәк өстәлен оештыручылар — Төмән өлкәсе мөселманнары казыяте, Татар милли-мәдәни автономиясе, өлкә татарлары Конгрессы, Гуманитар тикшеренүләр институты вәкилләре, дип хәбәр итә intertat.ru

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел