Ислам дине татарлар арасына кайчан килеп керә? Татарлар хәзерге Русия җирендә үзләрен беренче мөселманнар дип әйтергә хаклымы? Тарих институтында болгарларның ислам динен кабул итүе турында фәнни җыен узды. Анда тарихчылар Фаяз Хуҗин, Гамирҗан Дәүләтшин чыгыш ясады.
Алтын Урда дәүләтенең, татар империясенең башкаласы булган Болгар шәһәрендә 18 июньдә Шәһри Болгар җыены уза. Болгарга дин әһелләре, дәүләт җитәкчеләре, ата-бабасы мирасын онытмаган, милләтем дип яшәгән татар халкы җыела.
Шәһри Болгар — татар милләте өчен һәрдаим дини һәм милли кыйбла урыны. Ул татарның шанлы Алтын Урдасын, алтын бишегенең тарихи эзен саклый. XXI гасырда да милләткә дини, милли кыйбла күрсәтә. Алтын Урданың Болгар шәһәрендә сакланган биналары татарның дәүләтле булуын, кабатланмас мәдәният тудыруын, яшь буынга милләт киләчәген аңлата.
Болгар шәһәре — Алтын Урданың беренче башкаласы. Биредә татарлар ислам динен кабул итә. Дөрес, бу турыда бәхәсләр аз түгел. Болгар җыены да болгарчылыкны күтәрер өчен түгел, татарны дини-милли яктан тазарту өчен оештырыла.
Шулай да бер әйбер ачык кала. 922 елда Идел болгарлары — татар дәүләтенең кечкенә бер өлеше ислам динен дәүләт дәрәҗәсендә кабул иткән, дип санала. Алай да моңа кадәр үк Болгарда исламның киң җәелүе билгеле. Татарлар арасына ислам дине кайчан килеп керә соң? Татарлар хәзерге Русия җирендә үзләрен беренче мөселманнар дип әйтә аламы?
Әлеге сорауга җавап эзләп, тарих институтында болгарларның ислам динен кабул итүе турында фәнни җыен узды. Анда тарихчылар Фаяз Хуҗин, Гамирҗан Дәүләтшин чыгыш ясады, дип хәбәр итә azatliq.org

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел