Башкортстандагы Бәләбәй татар гимназиясенең статусы үзгәрергә мөмкин. Бу үзгәрешкә кадәр мәгарифне күзәтү хезмәте мәктәптә тагы бер тикшерү үткәрәчәк.
Бу хәлләрне гимназия мөдире Нурмөхәммәт Хөсәенов шулай аңлатты:
«Республика мәктәпләрендә башкорт телен, дәүләт теле буларак, атнага ике сәгать укыталар. Без бер генә сәгать укыттык. Бу, беренчедән, татар балаларының болай да башкортча аралаша алуы сәбәпле. Икенчедән, федераль кануннар буенча, милли телләрне күпме укыту ата-аналар һәм мәктәп җитәкчелеге вәкаләтендә. Безнең ата-аналар шулай укытырга карар чыгарган иде.
Гимназиягә тикшерү белән килгән Башкортстан мәгариф министрлыгы вәкилләре моның өчен безне мәхкәмәгә биргән иде, ләкин мәхкәмә безнең файдага карар чыгарды. Шуның өчен мәгариф министрлыгы хезмәткәрләре үч алу юлына бастылар — безнең гимназия статусын алу эшләрен башладылар».
Мәгарифне күзәтү хезмәте әлеге мәсьәләне карап, гимназия статусын алу турында карар чыгарган. Ләкин җәмәгатьчелекнең ризасызлыгы туачагын искә алып, карарны бәян итми, тагы бер кат мәктәптә тикшерү үткәрергә булганнар. Тикшерү бу атнада узачак дип хәбәр итте "Азатлык. Орг" агентлыгы.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел