15-18 июнь көннәрендә Татарстанда татар дин эшлеклеләренең «Милли үзенчәлек һәм дин» дип исемләнгән II Бөтенроссия форумы узачак. Бүген Казанда узган матбугат конференциясендә форумның ничек үтәчәге хакында сөйләделәр.
Матбугат конференциясендә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм ТР Президентының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Марат Гатин катнашты.
Очрашуның башында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе мондый форумның беренче тапкыр узган ел үткәрелүен искәртте һәм чараның ел саен уздырылачагы (әлеге тәкъдимне Татарстан Президенты да хуплаган) хакында хәбәр итте.
Аның максаты — дини һәм татар милли-мәдәни берләшмәләренең дәүләт хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлегенең нәтиҗәлелеген арттыру. «Форумда имамнар, мөфтиятләр эшчәнлегендә килеп туа торган проблемалы мәсьәләләр хакында фикер алышыначак», — диде Р.Закиров.
Ринат Закиров хәбәр иткәнчә, быел форумда Россия Федерациясенең 55 төбәгеннән 840 тан артык делегат катнашырга теләк белдергән. Узган елдан аермалы буларак, чарада Якутия, Сахалин, Бурятия һәм Россия Федерациясенең башка субъектларыннан вәкилләр катнашачак.
Татар дин эшлеклеләренең «Милли үзенчәлек һәм дин» дип исемләнгән II Бөтенроссия форумының программасы бай булыр дип көтелә. Мисал өчен, чараның программасында пленар утырыш һәм 3 секция эше каралган. Шулай ук бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның ватаны — Татарстанның Арча районы Кырлай авылына экскурсия сәфәре планлаштырылган.
18 июньдә форумда катнашучылар Изге Болгар җыены чарасында катнашачак дип белдерә "Татар-информ" агентлыгы.
«Форум дин эшлеклеләрен борчыган проблемалар хакында фикер алышу һәм аларны хәл итү мәйданчыгына әверелергә тиеш», — диде Марат Гатин.
Матбугат конференциясендә катнашучылар билгеләп үткәнчә, татар дин эшлеклеләре форумы бүгенге көндә һәм алга таба татарлар һәм мөселманнарны борчыган актуаль проблемаларны, аерым алганда, РФ төбәкләрендә дини кадрларга бәйле мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк. Марат Гатин фикеренчә, Россия Ислам университетының Төмәндә филиалы ачылу илнең төрле төбәкләрендә квалификацияле кадрлар кытлыгына бәйле мәсьәләне хәл итүдә уңай нәтиҗә бирәчәк.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел