IV Бөтенроссия Казан ислам китаплары күргәзмәсе-ярминкәсе 16 июньнән 19ына кадәр Татарстан башкаласында узачак. Анда «Ярдәм» Милли ислам хәйрия фонды каршындагы «Нур» нәшрияты үзәге хезмәткәрләре дә катнашачак.
Күзләре күрмәүчеләрнең «Нур» нәшрияты үзәгендә соңгы 3 елда сукыр мөселманнар өчен Луи Брайль системасы буенча махсус әдәбият нәшер ителә. Болардан тыш, биредә Татарстанның танылган радио һәм телевидение дикторлары ярдәмендә яздырылган аудио китаплар да чыгарыла.
Шунысын да билгеләп узарга кирәк: «Нур»-Россиядә күзләре күрмәүчеләр өчен рухи әдәбият нәшер ителүче бердәнбер үзәк. Аның барлык продукциясе РФнең күп төбәкләрендәге күзләре буенча инвалидларга почта аша бушлай таратыла. «Нур» нәшрияты үзәгенә финанс һәм башка төрле булышырга теләүчеләр моны ничек эшләргә икәнлеген «Ярдәм» фонды сайтына кереп белешә ала.
«Нур» нәшрияты үзәгенең эшчәнлеге иганәчеләр һәм «Восточный маркет» газетасына реклама бирүчеләр ярдәмендә мөмкин булды. Бу газета «Ислам info» Медиа төркеме» ҖЧШ тарафыннан нәшер ителә һәм ул күзләре күрмәүчеләрнең, аз гына күрүчеләрнең укыту-тернәкләндерү үзәгенә булышу өчен махсус рәвештә барлыкка килде. «Восточный маркет»ны нәшер итүдән кергән керемнең һәммәсе тернәкләндерү үзәге ихтыяҗлары өчен тотыла.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел