Татарстан Президенты Әгерҗедәге төзекләндерү эшләренә республиканың башка төбәкләреннән дә төзүчеләрне җәлеп итәргә кирәк булачагын искәртте.
Күрше Удмуртия республикасындагы хәрби складтагы шартлау Әгерҗедәге социаль һәм торак фондының сизелерлек өлешенә зыян салган. 5 мәктәптәге 621 тәрәзә блогы, 8 балалар бакчасында 821 тәрәзә блогына зыян килгән. Күп фатирлы 67 йортта 2,5 мең тәрәзә һәм 800 пыяла белән тышланган балкон хәзер җитди төзекләндерүгә мохтаҗ. Шулай ук мәдәният йорты да өлешчә зарар күргән. Бу мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәт йортында Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган видеокиңәшмәдә Әгерҗедән элемтәгә чыккан Премьер-министр Илдар Халиков җиткерде.
Көчле шартлау дулкыны йогынтысын Әгерҗе үзәк хастаханәсе дә сизде. Биредә 147 тәрәзә, 52 ишек блогы, электр белән тәэмин итү системасы да зыян күргән иде. Илдар Халиков хәзер хастаханәнең тулы режимда эшли башлавын хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, шәһәрдә ашыгыч ярдәмнең эш режимы көчәйтелгән, барлык сәламәтлек саклау учреждениеләрендә медицина ярдәме күрсәтелә, психологик ярдәм хезмәте оештырылган.
Башка социаль объектларга килгәндә, биредә хәзер бөтен көч төзекләндерүгә куела. Илдар Халиков төзекләндерү өчен подрядчылар билгеләнүен, финанслар, материаллар бирелүен, инде эшләрнең башлануын хәбәр итте. Эш күләме зур булачак. Мәсәлән, объектларга 13 мең кв. метр мәйданда пыяла гына куясы бар. Удмуртиядәге хәрби складның өске өлешендә хәрби кирәк-яраклар инде шартлап беткән, ә менә җир асты өлешендәгеләре әле шартлауларын дәвам итә. Шуңа күрә ул тәмамланганчы, тәрәзәләрне полиэтилен белән вакытлыча каплап торырга туры киләчәк.
Җирле халыкны тынычландыру эшен дә тиешенчә оештыру сорала. «Җирле халыкның психологик халәте белән бәйле вәзгыять бигрәк тә төнлә киеренке иде. Хәзер инде эвакуацияләнгән халык үз йортларына кайтарыла. Психологик вәзгыятьнең әле катлаулырак булуын истә тотып, Терси торак пунктындагы халыкны вакытлыча дислокацияләү пунктын әлегә япмый торырга булдык», — ди Хөкүмәт рәисе. Илдар Халиков хәзерге вакытта җирле радио һәм газетлар аша халыккка аңлату эшләре алып барылуын җиткерде.
Гомумән алганда, Премьер-министр Эчке эшләр, Гадәттән тыш хәлләр министрлыкларының, Федераль иминлек хезмәтенең бу вәзгыятьтә оператив эшләвен ассызыклап, хәзер җимерелгән барлык объектлар буенча фото-видеоматериаллар белән беркетелгән актлар төзелүен җиткерде.
«Иң мөһиме: бу вәзгыять корбаннар китермәде», — ди Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. Республика башлыгы шул ук вакытта катлаулы хәлдә калган Әгерҗе халкы арасында дөрес итеп аңлату эшләре алып бару, аларга гадәттән тыш хәл китергән зыянны төзәтү буенча чаралар күрелүен төшендерергә кирәклеген искәртте. Бу эшкә бирегә килгән министрлык-ведомство вәкилләрен, депутатлар корпусын да тарту зарур. Президент шулай ук Әгерҗедәге төзекләндерү эшләренә республиканың башка төбәкләреннән дә төзүчеләрне җәлеп итәргә кирәк булачагын искәртте. Рөстәм Миңнеханов җимерелүләр, алар китергән зыянның расланган фактлары буенча Россия Хөкүмәте рәисе исеменә документлар әзерләргә кушты.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, эре сәнәгать үзәкләренең берсе булган Татарстанда да техноген һәлакәтләр чыгу куркынычы зур. Президент шуңа күрә мондый хәлләргә һәрчак әзер булырга, шундый вәзгыятьтә эш йөртү өчен күнекмәләр уздырырга кирәклеген ассызыклады. Шул ук вакытта, ди ул, мондый гадәттән тыш хәлләр чыга калганда җирле хакимиятнең ничек эш йөртүеннән дә күп әйбер тора дип хәбәр итә «Татар-информ».

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел