Янгын сәбәпле, бер артиллерия тубының шартлавы Россиядәге икенче бер хәрби ныгытмада да башка снарядларның шартлый башлавына китерде. Удмуртиянең Пугачево авылы янында урнашкан 86696 санлы хәрби бүлектә җомгага каршы төн уртасында янгын чыккан, дип хәбәр итте республиканың Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкиле. Шартлаулар шуннан соң башланган.
Пугачево авылы Татарстан белән чик буенда урнашкан, ул Әгерҗедән ике генә чакрым ераклыкта.
Ара-тирә шартлаулар бертуктаусыз дәвам итә, ныгытмадагы гаскәриләр имин урынга күчерелде, ул тирәдән гади халыкны да чыгару башланды дип белдерде Удмуртия министрлыгы вәкиле. Аларның саны берничә дистә меңгә җитә дип хәбәр ителә. Башта күчерелгән халык арасында Әгерҗедә дә яшәүчеләр дә бар иде, әмма соңрак аларга кире өйләренә кайту рөхсәт ителгән.
Урындагы вәзгыяьтне белү өчен Әгерҗегә Татарстан хөкүмәте башлыгы Илдар Халиков, гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин килде.
Шартлау сәбәпле, Пугачево яныннан гына узган Әгерҗе-Ижау тимер юлында хәрәкәт туктатылды.
Узган атнада нәкъ шундый ук шартлаулар Башкортстанның Иглин районындагы Урман авылында да булган иде. Алар берничә көн дәвам итте һәм анадагы торак йортларга зур зыян китерде дип яза "Азатлык Радиосы".

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде