Инде 2 ай ярым буена «Сөләйман» мәчетендә җомга вәгазьләрен үз вакытында Казан Ислам көллиятен, «Мөхәммәдия» Казан югары мөселман мәдрәсәсен тәмамлаган, хәзер РИУның читтән торып уку бүлегендә белемен камилләштерүче Фәнис хәзрәт Мингәрәев укый.
Фәнис хәзрәт-гаҗәеп кеше. Ул-»Сөләйман» мәчете каршындагы Тернәкләндерү үзәге мөгаллиме дә. «Джавс» дигән махсус компьютер программасыннан файдаланып, Фәнис хәзрәт клавиатурадагы хәрефләрне оста рәвештә эзләп таба һәм алардан җөмләләр төзи. Шул рәвешле ул күзләре күрмәүчеләрне компьютер грамматикасына өйрәтә.
Билгеле булганча, «Сөләйман»да сукыр инвалидлар дини белем ала һәм тернәкләндерү курслары үтә. Фәнис исә якын туганнары һәм мөселманнарның ярдәмендә авыр тормыш дулкыннары астында күмелеп калмады, ныклы ихтыяр көчен күрсәтеп, кыенлыкларны җиңеп чыкты. Хәзер ул үзенең тәҗрибәсен һәм белемен кулланып, аның кебек кыен хәлгә төшкәннәргә булыша.
Җомга вәгазен сөйләгәндә ул мәчетнең башка имамнары белән чиратлашып укый. Шулай ук Раил хәзрәт Әхмәтов белән чиратлашып, Фәнис хәзрәт «Курай» радиосында җомга көннәрендә 9 сәгать 30 минуттан 10га кадәр баручы вәгазь сөйләүдә катнаша. Аның вәгазьләрен тыңларга теләүчеләр «Ярдәм» Милли ислам хәйрия фонды сайтына кереп тә моны эшли ала.
Исегезгә төшерәбез: «Сөләйман» мәчете каршында күзләре күрмәүчеләрне Тернәкләндерү үзәге эшләп килә. Анда «Ярдәм» фондының матди булышлыгында күзләре буенча инвалидлар Луи Брайль системасында Коръәни-Кәримне укырга өйрәнә. Шулай ук биредә компьютер белеме алалар, рухи тернәкләнү узалар.
«Восточный маркет» газетасына реклама бирүчеләр шулай ук бу социаль яктан файдалы гамәлне тормышка ашыруда катнаша. Ни рәвешле итеп дигәндә, «Ислам info» Медиа төркеме « ҖЧШ тарафыннан нәшер ителүче «Восточный маркет» газетасы махсус рәвештә күзләре күрмәүчеләрнең Тернәкләндерү үзәгенә ярдәм итү өчен барлыкка килде. Әлеге газетадан кергән керем бу үзәкне тоту өчен файдаланыла.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел