РФ Хөкүмәте карарында күрсәтелгәнчә, 2011 елда гамәлдән чыга торган техник карау 12 айга озайтыла.
Татарстан ЮХИДИдә кичә ведомство башлыгы Рифкать Миңнеханов үткәргән матбугат конференциясе автомобильләрнең дәүләт техник карау узу процедурасындагы үзгәрешләргә багышланган иде.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2011 елның 24 маенда гамәлгә куелган карары нигезендә, җиңел һәм 3,5 тонна авырлыктагы йөк автомобильләре, аларның тагылмалар һәм ярымтагылмалар, шулай ук мототранспорт чараларының техник карау узу тәртибе үзгәртелде. Мондый чараларның 2011 елда гамәлдән чыга торган техник карау вакыты 12 айга озайтыла. Ул озайтылу сәбәпле, 2011 елда 24 айга Дәүләт техник каравы талоны алырга тиешле автомобиль хуҗасы аны киләсе елда 12 айга алачак.
Закон нигезендә, транспорт чараларының техник хәлен контрольдә тоту Дәүләт автоинспекциясенә йөкләнгән, әмма бу 2012 елның 1 гыйнварына кадәр генә дәвам итәчәк. Киләчәктә техник карау белән нинди оешмалар шөгыльләнәчәге әлегә хәбәр ителми. Шуның белән бәйле рәвештә, ТР ЮХИДИ башлыгы Рифкать Миңнеханов автомобиль хуҗаларына бу процедураны тагын бер елга сузмаска, ә техник карауны талонда күрсәтелгән вакытта узарга тәкъдим итә.
«Автомобильнең техник халәте уен эш түгел — дип асссызыклады ТР ЮХИДИ башлыгы. — Бу процедураны вакытында узарга кирәк. Аннары киләсе елда техник карау узуның хәзерге 600 сумнан 1,5-3 меңгә кадәр артачагы беркем өчен дә сер түгел», — дип белдерде Рифкать Миңнеханов дип хәбәр итте "Татар-информ" агентлыгы.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел