Заманча өй төзелешенең иң соңгы модасына — түр якны аш пешерү бүлмәсе белән тоташтыруга һәркемнең үз карашы булырга мөмкин.
Дөнья куган кешеләр өчен бу бик уңайлы. Кунакларны сөйләштерә-сөйләштерә тәмле әйберләрне шунда ук пешереп бетереп була.
Әмма кунаклар белән озак итеп әзер табын артында сөйләшеп утырырга теләгән, табынга нәрсәнең кайдан килүен беләсе килмәгән кешеләр кемнеңдер тыз-быз плитә белән өстәл арасында чабып йөрүен күреп тынычсызланырга мөмкин.
Иранда исә мондый гадәткә бөтенләй башка төрле караш. Мөселман рухание Җәвәди Амоли «ачык кухнялар исламга каршы» дигән фәтвә чыгарды. «Хатын-кызларның ашарга пешерүен чит кешеләр күрмәскә тиеш» диелгән бу карарда.
Иранда исламга каршы дип табылган әйберләр исемлеге үсә бара.
Соңгы елларда бу илдә хатын-кызларга стадионда футбол карау, ирләргә галстук тагу, көнбатыш музыкасын тыңлау һәм банклар рекламасы тыелды.
Узган елгы урам җыеннарыннан соң кеше хокуклары һәм социаль фәннәрне уку шулай ук исламга каршы дип табылды дип яза "Азатлык Радиосы".

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел