Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтендә дини оешманың яңа коллегия җитәкчелеге сайланды. Хәзер ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең яңа президиумы 15 кешедән торачак.
Республика мөфтиләре исемлеген Илдус Фәизов җитәкли. Икенче урында -аның беренче урынбасары Габдулла Әдһәмов. Президиум әгъзаларының яртыдан күбесе — яңа затлар. Якындагы 4 елда Голәмәләр шурасы рәисе, Россия Ислам университеты ректоры урынбасары Рөстәм Батров үз эшчәнлеген дәвам итәчәк.
Моннан тыш, бүген казыйлар советының беренче утырышы узды. Бу -ТР мөселманнары Диния нәзарәтендә яңа структура. Әлеге советка 9 казый кергән. Бу көнгә кадәр аларның саны икегә азрак иде.
Бүген шулай ук Аксакаллар шурасы сайланды. Аны Казанның "Солтан" мәчете имам-хатыйбы Камил Бикчәнтәев җитәкләячәк. Яшел Үзән имам-мөхтәсибе бернинди структураны да җитәкләми, әмма Татарстан Үзәк дин оешмасы президиумы составына кертелде дип яза "Татар-информ".

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел