Төркиянең Бодрум курортына ял итәргә килгән Россияле Мария Шаляпина ялган аракыдан һәлак булды. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәрчесенә Россиянең Анталиядәге генконсульлегендә мәгълүмат ирештергәннәр.
1983 елгы Мариянең үлеме турында инде туганнарына да хәбәр салганнар. Биредә тагын 6 кешенең аеруча авыр хәлдә булуы турында әйтелә. Алар Анталия һәм Дәнизли хастаханәләренең тернәкләндерү бүлегенә китерелгәннәр. Яшьләре күрсәтелмәгән. 28-29 май көннәрендә туристлардан күңел болгану хакында шикаятьләр килә башлаган. Аларның һәммәсенә дә «сыйфатсыз аракыдан агуланган» дигән диагноз куелган.
Төркиядә хәмер сату чикләнгән. Тик 25 майда мәхкәмә карары белән кайбер чикләүләр алынган булган. Төрле чараларда кабаттан 18 яшь тулганнарга хәмер сата башлаганнар. Элек хәмер яше 24тән артканнарга гына сатылган дип хәбәр итә Яндекс агентлыгы.
Бу урында Пәйгамбәребезнең хәмерне моннан 14 гасыр элек үк хәрам дип игълан итүен әйтү дә җитәдер, мөгаен. Шулай булса да, күпләр бу хакта белеп яисә белмичә, гөнаһ кыла һәм үз гомерен куркыныч астына куя.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел