Кичә Мәскәү татар мәдәният үзәгендә «Мәскәү шәһәренең милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне үстерү мәсьәләләре» темасына багышланган түгәрәк өстәл узды. Очрашуны Мәскәү ислам университеты һәм Мәскәүнең Төбәк татар милли-мәдәни автономиясе оештырды, — дип хәбәр итә ТРның РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.
Очрашуда Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алмаз Фәйзуллин, Төбәкара хезмәттәшлек, милли сәясәт һәм Мәскәү Хөкүмәте дини оешмалары белән элемтә департаменты җитәкчесе урынбасары Константин Блаженов, Мәскәү ислам университетыннан Марат Мортазин, татар җәмгыяте, мөселманнар Диния нәзарәте вәкилләре һ.б. катнашты. Очрашуның төп темасы — Мәскәүдә динара мөнәсәбәтләрне үстерү һәм мәчет төзелеше.
Башкалада мәчетләр җитмәү хакында күптән сүз бара. Бигрәк тә шәһәргә эшкә килүче мөселманнар арту сәбәпле, бу мәсьәлә кискенләште.
Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Алмаз Фәйзуллин үз чыгышында Төбәкара хезмәттәшлек, милли сәясәт һәм Мәскәү Хөкүмәте дини оешмалары белән элемтә департаментының башкалада яшәүче татарларның мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә кагылышлы мәсьәләләрне хәл итүдә уңай ролен билгеләп үтте, дип яза tatar-inform.ru
А.Фәйзуллин сүзләренә караганда, мәчет төзелеше өчен участок бирү проблемасы шәһәрдә җир бирүнең камил булмаган процедурасы белән бәйле. Әлбәттә, БДБ илләреннән күп санлы мигрантлар килүгә бәйле гомуми вәзгыять тә йогынты ясый. «Мондый шартларда милләтара һәм төбәкара мөнәсәбәтләр өлкәсендә башкаручы хакимиятнең федераль органын булдыруга ихтыяҗ зур. Бу вәзгыять Татарстан Республикасында да борчу уята», — дип билгеләп үтте Алмаз Фәйзуллин һәм мәчетләр төзелеше өчен җир участогы бирү һәм закон буенча катлаулы процедуралар белән бәйле булуга карамастан, Мәскәүдә мәчетләр төзелеше өчен җир биреләчәк дип ышандырды.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел