Татар халкы милли бәйрәмнәрен- Сабантуйлар башланып китүне зур түземсезлек белән көтә. Аңа әзерлек эшләре күптәннән бара инде.
Казахстанда Сабантуй берничә шәһәрдә уздырыла. Аны, иң беренчеләрдән булып, 5 июнь көнне Актүбә шәһәре башлап җибәрәчәк. Сәмәйдә Сабантуй — 11 июнь, Усть-Каменогорскида — 12 июнь көнне үткәрелә. Алмата шәһәре халкы Сабантуйны 19 июнь көнне бәйрәм итәчәк.
Интертат.ру хәбәр иткәнчә, канаданың Торонто шәһәре татарлары өчен Сабантуй уздыру күптән инде матур гадәткә әверелде. «Берлек» татарлар җәмгыяте тарафыннан уздырылучы бу бәйрәм быел 12 июнь көнне G.Ross Lord паркында үткәреләчәк. Кунакларны мавыктыргыч, кызыклы программа көтә. Алар төрле уеннарда катнашып, төрле театральләштерелгән тамашалар карап, җырлап-биеп күңел ачачаклар. Алай гына да түгел, бәйрәм кунаклары тәмле милли татар ризыкларыннан да авыз итә алачак.
Американың Нью-Йорк шәһәрендә Сабантуй 19 июнь көнне Eisenhower паркында узачак. Бу Сабантуйның үзенчәлеге — биредә җыр-бию, милли уеннардан тыш бәйрәм табыны да оештырыла. Тәмле ризыкларны һәр кеше үзе алып килә. Мондый җыенны «Әтиләр көне «пикнигы» («Father's day Picnic») дип тә йөртәләр.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел