Казанда шушы көннәрдә ике дини басма укучылар кулына барып иреште. Аның берсе — чит ил дин белгеченеке, икенчесе — даими чыга торган календарь.
Ислам дине белгече Йосыф әл-Кардавиның «Исламда хәрәм һәм хәләл» («Дозволенное и запретное в Исламе») дигән китабы дөнья күрде. «Идел-Пресс» нәшрияты бастырган бу китап иҗтимагый мөселман эшлеклесе Мөхәммәд Сәлахетдин тарафыннан әзерләнгән. Ул дөнья күләмендә танылган ислам белгеченең Россиядә чыккан өченче рәсми басмасы булып тора, дип яза Интертат.ру
«Дозволенное и запретное в Исламе» китабы рус телендә. Анда мөселманнар тормышының хокукый нормалары тикшерелә, ачыклана.
«Иман» нәшриятында татар телендә «Мөселман календаре 2012» чыкты. Анда Казан, Мәскәү, Уфа, Екатеринбург, Ижевск, Пермь, Самара, Ульяновск, Төмән, Чаллы, Чиләбе, Ырынбур шәһәрләре өчен намаз вакытлары бирелгән. Башка календарьләрдән аермалы буларак, һәр көн өчен кояшның кыйбла тарафында булган вакыт та бирелә. Календарь битләрендә вәгазьләр, хәдисләр, догалар һәм мәкаләләр урын алган. «Мөселман календаре»нә барча почта бүлекләрендә язылырга мөмкин. Шулай ук, аны Апанай мәчетеннән почта аркылы заказ ясап яки килеп алырга мөмкин. Адрес: Казан, К.Насыйри урамы, йорт номеры 27. т.: 2934292.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел