Татарстан делегациясенең Төркия Республикасына рәсми визитының беренче көнендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Төркия мәдәният һәм туризм министрының беренче урынбасары вазифаларын башкаручы Нихат Гүл әфәнде белән очрашты.
Искәртеп узабыз, ТР Дәүләт Советы Рәисе җитәкчелегендәге Татарстанның рәсми делегациясе кичә өч көнлек визит белән Төркия Республикасына килде. Әнкарага килү белән Фәрит Мөхәммәтшин Төркия Бөек Милли Җыелышының (Парламент) тышкы элемтәләр буенча комиссиясе рәисе Морат Мәрҗән белән очрашты. Төрек парламентарие Татарстан кунакларын Милли Җыелыш башлыгы исеменнән сәламләп, Төркиягә сәфәр барышында уңышлы эшләүләрен теләде.
Кичен Татарстан делегациясе әгъзалары Төркия Мәдәният һәм туризм министрлыгы вәкилләре белән очрашты. «Үз тормышымда булырга туры килгән барлык шәһәрләр арасында Казан миндә иң көчле тәэсир калдырды», — диде Төркия мәдәният һәм туризм министрының беренче урынбасары вазифаларын башкаручы Нихат Гүл, очрашуны ачып. Министрның беренче урынбасары сүзләренә караганда, Татарстан башкаласының үзәге һәм Казан Кремле Истанбулның тарихи урыннарына бик тә охшаган.
«Хәзерге вакытта без төзелеш режимында эшлибез, Бөтендөнья җәйге Универсиадасына әзерләнәбез», — дип ассызыклады үз чиратында Фәрит Мөхәммәтшин. «Төркия белән безне элек-электән килүче дуслык җепләре бәйли. Безне күп нәрсәләр — тел, дин, мәдәният — берләштерә», — дип билгеләп үтте Дәүләт Советы Рәисе. Ул шулай ук ике республика арасындагы хезмәттәшлекнең ТЮРКСОЙ һәм ИРСИКА халыкара мәдәни оешмалары линияләре буенча актив гамәлгә ашырылуын искәртте.
«Безнең республикаларны туганлык җепләре бәйли. Мәдәни багланышларны үстерү безгә үзара мөнәсәбәтләрне сыйфат ягыннан яңа дәрәҗәгә күтәрергә мөмкинлек бирәчәгенә ышанам», — дип ассызыклады үз чиратында Гүл әфәнде.
Очрашуда катнашучылар шулай ук Төркиядә Габдулла Тукайның тууына 125 ел тулуга багышланган тантаналы чараларны үткәрүнең барышы хакында да фикер алышты. Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан җитәкчелеге исеменнән тантаналарны оештырган һәм юбилей датасына игътибар күрсәткәннәре өчен ихлас рәхмәт сүзләрен ирештерде. Искәртеп узабыз, бүген Әнкарада Габдулла Тукайга бюст ачылачак, ә кичен башкала Опера һәм балет театрында Төркиягә Татарстан делегациясе составында килгән Татарстан сәнгать осталарының Гала-концерты узачак.
Очрашуда шулай ук Төркия мәдәният һәм туризм министры урынбасары Кәмал Фахир Генч, Татарстан ягыннан — ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев һәм башка рәсми затлар катнашты, дип хәбәр итә tatar-inform.ru

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел