29 майда Мәскәү шәһәренең үзәк мәчетендә ислам уку йортларының студентлары арасында олимпиада узачак. Бу чара ел саен уздырыла, анда Мәскәү шәһәре һәм өлкәсеннән төрле яшьтәге 130лап укучы катнашыр дип көтелә.
Олимпиада ике төркем арасында өч номинация буенча узачак: 14 яшькә чаклы һәм 14 яшьтән олырак балалар катнашачак. Тантаналы ачылу мәҗлесе Русиянең Европа өлешендәге Мөселманнар Диния Нәзарәтенең конференц-залында узачак. (Выползов тыкрыгы, 7 йорт).
Жюри составына: мәскәүнең Үзәк мәчете имам-хатибы Илдар хәзрәт Гәләветдин, Россия Мөфтиләр Советы җитәкчесе Рушан хәзрәт Габбасов, Щелково шәһәре мәчетенең имам-хатибы Марат хәзрәт Арсланов, Мәскәүнең Табыну тавында урнашкан мәчет карамагындагы мәдрәсә директоры Рамил хәзрәт Фәткуллин керәчәкләр, дип хәбәр итә islamrf.ru.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел