24 майда Кремльдә ТР Дәүләт киңәшчесе, ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды Попечительлек советы рәисе Минтимер Шәймиев «Татарстанның мәдәни мирасы: Свияжски утрау-шәһәрчеге һәм борынгы Болгар шәһәре» комплекслы проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.
Киңәшмәдә катнашучылар Болгар белән Свияжскида торгызу, төзү һәм төзекләндерү эшләре барышы буенча фикерләште һәм җәйге чорга бурычларны билгеләделәр, объектларны вакытында финаслау мәсьәләсенә аеруча зур игътибар бирелде.
Киләсе җәй һәм көз Свияжски һәм Болгарны торгызуда хәлиткеч вакыт булачак, шуңа күрә бүгенге көндә ике шәһәрдә дә эшләрне тулысынча башларга кирәк, дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев.
Киңәшмәдә ТР Президентының социаль мәсьәләләр буенча ярдәмчесе, ТР Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды башкаручы директоры Татьяна Ларионова, ТР Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы Сергей Батин, ТР Спас муниципаль районы башлыгы Камил Нугаев һәм башка рәсми затлар катнашты, дип хәбәр итә ТҖ Президентның матбугат хезмәте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел