Иранның 39 парламентариясе кызыклы гына законопрект тәкъдим итте. Бу проект шәхси йортларда этләр асрау һәм аларның иҗтимагый урыннарда булуларын тыюга юнәлдерелгән. Интерфакс хәбәр иткәнчә, бу проект кабул ителсә, хуҗаларына этләрен урамнарда һәм иҗтимагый юл транспортларында йөртү тыелачак. Тәртипне бозучылар 5 миллион реал (якынча 480 доллар) күләмендә штраф түлиячәк.
Барлык эт асраучыларга ун көн биреләчәк. Шул вакыт аралыгында этләрен юк итмәүчеләрнең хайваннары сәләмәтлек саклау органнары тарафыннан тартып алыначак. Ул этләрнең алдагы тормышы әлегә билгеле түгел.
Законопрект авторлары үз эшләрен болай дәлилли: ислам күзлегеннән караганда эт «чиста булмаган» хайван дип санала һәм аны йорт хайваны итеп асрау дөрес түгел. Элегрәк иран кешеләре эт асрамаганнар, тик соңгы араларда көнбатыш мәдәнияте йогынтысы аркасында (бигрәк тә Тегеран шәһәрендә) бу күренеш ешайды.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел