2011 нче елның 4 аена Татарстанда балалар катнашында 119 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда 4 баланын гомере өзелде, 124 бала төрле дәрәҗәдэ тән җәрәхәтләре алды. Балаларнын үзләре гаебе белән 29 авария килеп чыккан, 90-ы шоферлар гаебе белән. Балалар үлеме белән булган аварияләр Алабуга, Балык Бистәсе, Чистай һәм Түбән Кама районнарында теркәлгән. Әлеге фаҗигаләрдә балалар пассажир буларак катнашкан, һәр очракта да балалар махсус урындыкларсыз йөртелгэн. Статистик мәгълүматлардан күренгәнчә, балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре каникуллар чорында арта. Балаларны юл фаҗигаләреннән саклау, каникуллар чорында аларнын иминлеген ныгыту, шулай ук «2006-2012 елларда юл хәрәкәтендә иминлекне арттыру» Федераль максатчан программасынын үтәлешен тәэмин итү максатында Бөтенроссия күләмендә «Игътибар-балалар!» профилактик чара үткәрелә. Элеге чара 4 этапта үтә.
- беренче этап — 16 майдан 13 июньгә кадәр, балалар һәм яшүсмерләрнен сәламәтләндерү һәм ял иту урыннарына бару чорында;
- икенче этап — 15 августтан 11 сентябрьгә кадәр, балаларда һәм яшүсмерләрдә иминлек кагыйдәләрен искэ төшерү, яңарту чорында;
- өченче этап — 1 — 10 ноябрь, көзге каникул чорында;
- дуртенче этап — 26 декабрьдән 2012 нче елнын 10 январенә кадәр, кышкы каникул чорында.
«Игътибар — балалар» профилактик чарасынын беренче этабы барышында юл хәрәкәтендә иминлекне ныгыту буенча район комиссиясе утырышында балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен кисәтү мәсьәләсе каралачак, массакүләм мәгълүмат чаралары белән берлектэ юл хәрәкәтендә катнашучыларнын тәрбиясен арттыруга юнәлдерелгән максатчан профилактик чаралар үткәреләчәк, әти-әниләр белән җыелышлар вакытында иминлек каешларын, балалар өчен махсус урындык-җайланмалар куллану кирәклеге аңлатылачак. Белем бирү учреждениеләрендә, сәламәтләндерү лагерьларында балалар белән профилактик акцияләр үткәрү каралган. ЮХИДИ хезмәткәрләре тизлек режимын бозган, тиешле урында җәяүлеләрне үткәрмәгән, балаларны махсус урындыкларсыз йөрткән шоферларны ачыклаячаклар, шулай ук юл кагыйдәсен бозучы жәяулеләр, 14 яше тулмаган килеш машина юлында велосипедта йөргән балалар, мотошлемсыз һәм 16 яше тулмаган мопед, скутер белән идарә итүче яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре җәзасыз калмаячаклар.
Хөрмәтле балалар, яшүсмерләр! Каникулларыгызны имин һәм файдалы үткәрегез. Юл хәрәкәтендә катнашучылар, юллар тәртип ярата. Бер-беребезгә игътибарлы һәм ихтирамлы булыйк.
Яңалыкны Актаныш муниципаль районының эчке эшләр бүлеге җиткерде.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел