Милли бәйрәм Сабантуйның үзәк мәйданы өчен быел Казан шәһәренең Идел буе районы каенлыгы сайланды. Бәйрәмгә әзерлек барышы белән Казан Мэры Илсур Метшин танышты.
Исегезгә төшерәбез, ТР Президенты Указы нигезендә Казанда Сабантуй 25 июнь көнне уза. Бәйрәм чаралары гадәттәгечә өч — Мирный һәм Дәрвишләр бистәсендәге каенлыклыкларда һәм Аккош күленең урман зонасында үткәрелә.
Илсур Метшин билгләп узганча, шәһәр халкы уңайлыгы өчен Казан Сабан туенең үзәк мәйдан урыны ел саен алышынып тора. «Узган елны ул Киров районындагы Аккош күлендә үткәрелсә, быел бәйрәм Идел буе районы каенлыгында була», — дип хәбәр итте Казан Мэры.
Төп мәйдан элеккеге урын — каенлыкта оештырыла, әмма тигез аланда түгел, ә Мирный поселогына берничә йөз метрга якынрак урында үткәрелә. Биредә зуррак мәйдан оештыру мөмкинлеге бар.
Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, Сабантуйны үткәрүнең яңа урынын сайлаганда шәһәр хакимияте Казан халкы һәм кунаклары үтенечләрен исәпкә алып эшләде: узган ел кечкенә мәйдан һәм карау мөмкинлеге чикләнгәнлегенә зарлар булган. «Табигатьнең матур тау битен ял итү өчен әзерләргә булдык. Эш барышын даими тикшереп торачакбыз», — дип вәгъдә итте Казан Мэры.
Хәзерге вакытта Сабантуйның булачак мәйданында эш кайный: чүпчар чыгарыла, тау битенә тамаша трибуналары әзерләнә. Иминлек сораулары һәм яңа мәйдан уңайлылыгы мәсьәләләрен карыйбыз», — диде Илсур Метшин.
Моннан тыш, Сабантуй-2011не үткәрү урынына кадәр яңа юл төзелеше эшләре башланган. Казан Мэры сүзләренә караганда, бу юллар алга таба да уңайлы була: яңа юллар «Ферма-2» микрорайоны, Мирны поселогы һәм «Сувар» тоарк комплексын тоташтырачак, дип хәбәр итә Казан мериясенең яңалыклар хезмәте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел