Татарстан мөфтие Россиядә беренче тапкыр наркотик матдәләрне куллануны, җитештерүне, таратуны, керем кертүне тыйган фәтва чыгарды. Алга таба Татарстан имамнары кварталга бер тапкыр җомга вәгазьләрендә наркотикларны куллану һәм таратуның гөнаһлары турында сәйләячәкләр. Гомумән, дин әһелләре замана чиренә каршы тору, наркотикларга бәйлелеккә төшкәннәргә ярдәм итү максатыннан шактый эшләр башкарырга җыеналар. Бу хакта ТР Диния нәзарәте һәм РФ Татарстан буенча наркотиклар әйләнешенә күзәтчелек федераль идарәсе арасында төзелгән килешүдә ачык күрсәтелгән, дип яза интертат.ру
23 майда Диния нәзарәтендә мөфтий Илдус хәзрәт Фәиз һәм генерал — майор Фаяз Шабаев әлеге килешүгә кул куйдылар.
ТР Диния нәзарәте һәм Татарстан буенча наркотиклар әйләнешенә күзәтчелек федераль идарәсе арасында төзелгән килешү кысаларында наркотикларга каршы көрәшне тагын да көчәйтү күздә тотыла. Мөселман оешмалары вәкилләрен профилактика уздыру өчен махсус әзерләү, мәчетләр каршында тернәкләндерү үзәкләрен арттыру, наркотикларга каршы көрәшүче органнар белән уртак чаралар уздыру һәм башка гамәлләр кылу көтелә, дип хәбәр итә Диния нәзарәте.
Наркотикка бәйлелеккә төшкәннәр өчен дингә ышану еш кына бердән-бер котылу чарасына әверелә. Дини җәмгыятьләрнең, тернәкләндерү үзәкләренең каты авыруларны терелтүдә үзенчәлекле тәҗрибәләре бар. Алар 85 процентка кадәр уңай нәтиҗә күрсәтәләр. Моңа ирешү авыру кешене динне тануга, аңар ышануга этәрүдән килә, рухи яктан яңадан туу белән бәйле.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел