Самарда чыгучы «Азан» газеты үзенең юбилей бәйрәмен үткәрде. Чара бәйрәм концерты буларак «Яктылык» мәктәбенең актлар залында үтте.
Самар өлкәсендә 130 мең татар яши, шуларның 40 меңе Самарның үзендә көн күрә. Самар татарлары өч газет чыгара. Алар түбәндәгеләр: «Бердәмлек,» «Азан» һәм «Ислам нур.»
«Бердәмлек» татар телендә чыгып килсә, «Ислам нур» үзенең материалларын татар һәм рус телләрендә биреп килә. «Азан» үзенең дүрт битен дә русча гына бастыра.
Өч татар басмасы. Өчесе өч төрле. Һәммәсенең үз юнәлеше, үз укучысы бар.
Майның 20сендә «Яктылык» мәктәбенең актлар залында татар җәмагатьчелеге мөхәррир Шамил Галимовка иң изге теләкләрен белдерде. Өч сәгатькә якын барган тантана музыкаль номерлар белән уралып барды.
Шамил Галимов әлеге чарадан канәгать булуын белдерде: «Тантана үзенә бер гаилә бәйрәмен хәтерләтте. Талыктыру хисе сизелмәде», диде ул.Шунда ук киләчәккә уй-хыяллары белән бүлеште ул: дүрт битлек газетны атналык сигез битле итеп күрәсе килгәнен әйтте.
Шамил Галимов мөхәррир генә түгел. Ул әле татар авылларының тарихын да язып, китап итеп бастырып килә, дип хәбәр итә azatliq.org
«Азан», урыс телендә чыкканлыгы белән, Самар татарларын җитәкчеләр белән тоташтыручы бер күперчек булып та хезмәт итә,» диде газетны яратып укучы Наилә Сабирҗанова.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде