Быелның беренче июленнән халыктан белешмә сорап йөдәткән дәүләт хезмәткәрләренә штраф түләтә башлаячаклар.
Тиздән яңа закон гамәлгә керә. Бу хакта Татарстан Премьер-министры урынбасары — мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров әйткән. «Хәзер, мәсәлән, сабыен балалар бакчасына чиратка бастырырга теләгән ата-ана бер өем документ җыярга мәҗбүр. Беренче июльдән соң мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенә барганда, үзең белән паспорт кына алып барырга кирәк булачак. Ведомство хезмәткәрләре кирәкле мәгълүматны Интернеттагы базадан үзләре эзләп табачак», — дигән ул. Никифоров әйтүенчә, дәүләт хезмәтләреннән Интернет аша да файдаланырга мөмкин. Быелның апрелендә генә Татарстанда яшәүче 700 меңнән артык кеше электрон хезмәтләргә мөрәҗәгать иткән, дип хәбәр итә Матбугат.ру

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде