Менә 22 ел инде Самара өлкәсе татар җәмгыяте милләттәшләребез тормышында күренекле урын алып тора. «Туган тел» җәмгыяте шул ук исемдә Тольятти, Сызрань шәһәрләрендә, Похвистнево районында татар оешмаларын булдырды. Бер ел элек Яңа Куйбышев шәһәрендә дә «Туган тел» җәмгыяте эшли башлады.
Самара өлкәсе татар җәмгыятендә еллык исәп-хисап җыелышы узды. Җәмгыятьнең яңа җитәкчесе итеп, техник фәннәр кандидаты, Татарстанның һәм Русиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Илгиз Кәлүч сайланды.
Соңгы айларда татар тормышында бераз җанлану да сизелә. Милли хәрәкәткә төрле катлам вәкилләре килергә тора. Байлар җыелышып, үзләренең берлеген булдырды. Максатлары — татар телендә радиотапшырулар ачып җибәрү.
«Азан» газеты үзенең 15 еллыгын бәйрәм итә. Гомәр углы Ильяс Шәкүров өлкә Сабан туенда баш батырга җиңел машина вәгъдә итә. Самара өлкәсе татар мохтарияте рәисе Мидхәт углы Минәхмәт Хәлиуллов татар егетләрен-кызларын спорт мәйданнарына алып барып, төрле ярышлар уздыра, дип яза Азатлык.орг
«Атлаган саен җырчы, адым саен биюче. Көчле ирләр тәрбияләүчеләр генә аз», -диде М. Хәлиуллов.
Эшкуарыбыз төзелеш фирмасын җитәкли. Мул тормыш алып баручы ир уртасы. «Иртән капкадан өчебез өч машинада эшкә чыгып китәбез, төнлә генә кайтып керәбез», -ди Минәхмәт әфәнде үз гаиләсе турында.
Шәһәр Думасында депутат буларак, җаваплылыкны аеруча тоеп, татар милләтпәрвәре буларак, татар егетләрендә физик һәм рухи көч тәрбияләүдә малын да, вакытын да кызганмый ул. Хәлиуллов офисында кичләрен татар авазлары яңгырап тора. Көндезләрен ир-атлар дөнья куа.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел