22 майда Татарстан Республикасы Норлат шәһәрендә Коръән уку буенча бәйге узачак.
Бу чара Ислам динендә игътибар юнәлтү һәм яшь мөселманнарны киң җәмәгатчелек белән таныштыру максаты белән оештырыла.
Жюри тарафыннан бәйгедә катнашучылар биш юнәлеш буенча бәяләнә:
1. Коръәннән кыска белгән сүрәләрне яттан сөйләү.
2. Тәҗвид кагыйдәләренә игътибар итү.
3. Мәкам белән уку.
4. Коръән укучының үз- үзен тотуы.
5. Коръәннән аятьләрне дөрес итеп укый белү.
Бәйгедә Норлат районында яки шәһәрендә яшәүче ир һәм кыз балалар катнаша. Ул яшь буенча биш төркемгә бүлеп үткәрелә:
1. 7 яшькә кадәрге балалар,
2. 8 яшьтән алып 10 яшькә кадәрге балалар ,
3. 11 яшьтән алып 13 яшькә кадәрге балалар,
4. 14 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге балалар,
5. 16 яшьтән алып 20 яшькә кадәрге яшүсмерләр.
Бәйге кызлар һәм малайлар арасында аерым-аерым үткәрелә. Җиңүчеләр балл системасы нигезендә бәяләнеп билгеләнә.
15 майда сайлау туры үткәрелде. Анда 180 кеше катнашты, шулардан иң яхшылары сайланды. Алар арасында: 50 кыз һәм 50 егет. Алдагы бәйгедә нәкъ менә алар ярышачак дип көтелә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел