Уфадагы «Динамо» стадионында мини-футбол буенча чиратагы конфессиональара чемпионат булып узды.
Чара Башкортостан Республикасының Мөселманнар Диния Нәзарәтенең «Йортыбызга иминлек» проекты кысаларында узды. Шулай ук бу чара Башкортостан Республикасы президенты Рөстәм Хәмитов бу елны «Башкортостан Республикасында милләтара килешү, бердәмлекне ныгыту елы» дип игълан итү уңаеннан оештырылды.
Чараны оештыручылар булып: Башкортостан Республикасы Мөселман Диния Нәзарәтенең яшьләр бүлеге, Башкортостан Республикасының спорт һәм яшьләр политикасы министрлыгы, җәмгыять оешмалары һәм бизнес вәкилләре килделәр. Бик зур ярдәмне Эстәрлетамак ипи комбинаты, «Бәйтул Мал» фонды, Башкортостан Республикасы Мөселман Диния Нәзарәтенең идарә итүче компаниясе күрсәттеләр.
Официаль ачылуда Башкортостан Республикасы президенты карамагындагы җәмгыяти-конфессиональара мөнәсәбәтләр Советы рәисе Вячеслав Пятков һәм Башкортостан Республикасы Мөселман Диния Нәзарәте башлыгы Нурмөхәммәд Нигмәтуллин катнашты.
«Башкортостан Республикасы Мөселман Диния Нәзарәте мөфтие кубогы» өчен 20 команда ярышты.
Чемпионатта Башкортостанның югары уку йортлары студентлары, шулай ук Чечнә, Төркия, Азәрбайҗан, Таҗикистан, Башкортостан районнары һәм Р.Гарипов исемендәге лицей вәкилләре катнашты.
Беренче урынны Башкортостан Республикасы Мөселман Диния Нәзарәте төркеме яулады, икенче урын Эчке Эшләр Органнарына эләкте, өченче урында-Башкортостанның Алексеевск совхоз җыелма командасы. Башкаларга да ярышта катнашканнары өчен бүләкләр тапшырылды.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел