Яңа туристик сезон алдыннан Казанның тарихи өлеше тәртипкә китереләчәк. Шәһәрнең үзәк урамнарында булып кайтканнан соң бу хакта Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр итте.
Мэр Петербург һәм Бауман, шулай ук әлеге урамнар янындагы территорияне тикшерде. Эш киңәшмәсендә Башкарма комитет Җитәкчесе Алексей Песошин, Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Казан Башкарма комитет Җитәкчесенең 2013 елгы Универсиаданы әзерләү һәм үткәрү сораулары буенча урынбасары Руслан Шакиров, Башкарма комитет Җитәкчесенең төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалык сораулары буенча урынбасары Александр Лобов, Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе башлыгы Андрей Лобов, Административ-техник инспекция идарәсе башлыгы Рамил Муллин катнашты.
«Универсиадага әзерлек вакытында, Казанда спорт объектлары, транспорт чишелешләре, торак фондның масштаблы төзелеше алып барылганда, шәһәрнең тарихи өлешен игътибарсыз калдырмау мөһим, — диде Илсур Метшин. — Яңа туристик сезон ачылуын исәпкә алсак та, бу мәсьәлә актуальлеген юаглтмый».
Петербург урамының җәяүлеләр юлы өлешендә фонарьларның бер өлеше ватылган, яңгыр канализацияләренең металл рәшәткәләре тамыры белән чыгарылган. Санкт-Петербургтагы Казан соборын символлаштырган ротонданың пыялалары ватылып беткән диярлек, фасадка да зыян килгән.
Иртән үтеп баручы шәһәр Мэрына: «Яшьләрнең шәһәр үзәгендә тәртип бозуын күрү бик авыр. Кисәтү ясасаң — игътибар итмиләр». «Бергәләп тәрбияләрбез», — дип җавап бирде аңа Илсур Метшин.
Бауман урамында хәл шундый ук. Шәһәр үзәгендә архитектураның кече формаларының тышкы күренешен озак вакытка торгызу өчен вандалыкка каршы материаллар кулланылырга мөмкин. Шуны әйтергә кирәк, Бауман урамында урнашкан биналарның күбесе шыксыз күренә. «Бина хуҗаларына, арендага алучыларга, безгә — муниципалитетка сораулар бар», — диде Казан Мэры.
«Бүгенге киңәшмәнең нәтиҗәсе булып, яңа туристик сезон алдыннан без тормышка ашырырга тиешле чаралар планы була. Бу Петербург һәм Бауман урамнарына гына кагылып калмыйча, Иске Татар бистәсенә дә карый. Шәһәрнең тарихи үзәген тәртипкә китерергә кирәк», дип хәбәр итә kzn.ru

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел