ТР Министрлар Кабинетында узган матбугат очрашуында Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина «Балаларның ышаныч телефоннары» проектын үстерү турында сөйләде. Билгеле булганча, әлеге проект балаларны һәм яшүсмерләрне , аларның гаиләләрен социаль яктан яклауга юнәлтелгән.
Гузель Удачина билгеләп үткәнчә, бүген Халыкара балаларның ышаныч телефоннары көне билгеләп үтелә. Бөтен дөньяда мондый телефоннар хезмәтләре челтәре бик популяр. Балаларның ышаныч телефоннарында махсус өйрәтелгән психологлар эшли. Балаларга һәм яшүсмерләргә психологик ярдәм бушлай һәм аноним рәвештә күрсәтелә.
Бүгенге көндә Россиядә 280 ышаныч телефоны эшли. Көн саен бу телефоннар буенча 500 мең бала мөрәҗәгать итә. Россия ышаныч телефоннарының халыкара берләшмәсенә вәкил буларак кергән. 2010 елда Россиядә 8-800-2000-122 номеры буенча Бердәм ышаныч телефоны эшли башлады. Татарстанда бу телефонга тоташтырылган биш ышаныч телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.
Гүзәл Удачина сүзләренчә, балалар һәм яшүсмерләрнең шалтыратулары күбесенчә яшьтәшләре һәм ата-аналары белән мөнәсәбәтләргә, гаиләдә көч куллануга кагылышлы.
Матбугат очрашуы вакытында ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының өстәмә белем бирү һәм социаль программалар бүлеге башлыгы Миләүшә Галиева сүзләренчә, 2010 елда ышаныч телефоннарына 49 мең шалтырату килгән. Мондый телефоннар Яр Чаллыда һәм Түбән Камада тәүлек буе эшли, дип яза tatar-inform.ru

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел