«Болгарларда ислам: тикшереләсе мәсьәләләр»
2011 елның 23 маенда Татарстан Җөмһүриятенең Үзәкләштерелгән Мөселманнар оешмасы — Диния Нәзарәте Ислам кабул итү көненә багышланган «Болгарларда ислам: тикшереләсе мәсьәләләр» исемле түгәрәк өстәл уздыра.
Әлеге түгәрәк өстәлдә Ислам тарихын өйрәнгән галимнәр, җәмәгать эшлеклеләре, дин белгечләре, язучылар катнашуы көтелә.
Түгәрәк өстәлнең беренче яртысында ислам тарихын, аның үсеш юлларын ныклап өйрәнгән галимнәребез Гамирҗан Дәүләтшин һәм Фаяз Хуҗиннар чыгыш ясаячак.
Татар әдәбиятында дини мотивлар, әдәби әсәрләрдә ислам тарихын чагылдыруның бүгенге көндәге торышы белән күренекле каләм әһелләре таныштырып үтәчәк. Чыгышлардан соң, түгәрәк өстәл — үзара фикер алышу, әңгәмә формасында дәвам итәчәк.
Башлана: сәг.10.30
Үткәрү урыны: ТР Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының конференцияләр залы (Кремль, 5 нче подъезд)
Контактлар:
Казан, Лобачевский ур., 6
Тел: 264-64-59; 89503281017
официаль сайт: www.e-islam.ru
электрон адрес: info@e-islam.ru

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде