Бүген Казанда имам-мөхтәсиб сайланды. Сайлаулар күркәм гадәт буенча Мәрҗәни мәчетенең конференц залында узды. Җыелган шәһәр имамнары каршында Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәизов чыгыш ясады.
Җыен изге Корьән уку белән башланып китте. Аны Мәхмүт Шәрәфетдинов башкарды. Шулай ук җыенда ТР Президентының дини берләшмәләр белән бергәлектә эшләү башлыгы Марат Гатин, Казан шәһәре Башкарма комитетының Телләрне үстерү һәм иҗтимагый берләшмәләр белән элемтәләр бүлеге башлыгы Ирек Арсланов чыгыш ясады.
Үз чиратында мөфти Илдус хәзрәт Фәизов әлеге имам-мөхтәсибнең кандидатурасын тәкъдим итте. Нәтиҗәдә, җыелышта катнашучылар бертавыштан Мансур Җәләлетдинне яңадан баш имам-мөхтәсиб итеп сайлады. Шулай ук мөхтәсиб каршында тикшерү комиссиясе төзелде. Анда «Сөләйман» мәчете имамы Илдар хәзрәт Баязитов керде.
Мансур хәзрәт 1960 елның 27 мартында Казанда каласында туган. 1978-80 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Армиядән соң бер җитештерү тармагында, аннан «Мәрҗәни» мәчетендә машина йөртүче булып эшли. 1986-90 елларда Бохараның «Мир-Араб» мәдрәсәсендә, 1990-92 елларда Истамбулда дини белем ала. 1992 елны Мансур хәзрәтне ТР ДНдә мөфти урынбасары итеп сайлыйлар. 1996 елны исә ул Казанның имам-мөхтәсибе итеп сайлана һәм бүгенге көндә дә хәзрәт әлеге җаваплы вазифаны намуслы башкара. Мансур хәзрәт Казан шәһәрендәге мәчет-мәхәлләләр инфраструктурасын торгызу, яңартуга зур өлеш кертте. Аның җитәкчелегендә Мәрҗәни мәчете Казан Ислам көллиятен дә үз эченә алган тулы бер дини –агарту комплексына әйләнде. Шулай ук Казан мөселманнары өчен 40 га мәйданны биләгән татар зыяраты да булдырылды. Республикада беренчеләрдән булып ачылган балалар сәламәтләндерү лагеры да Мансур хәзрәт башлангычы белән оештырыла. Мәрҗәни мәчете каршында шулай ук мөнәҗәтләр башкару буенча «Мәрҗән» исемле музыкаль төркем дә иҗат итә. Мансур хәзрәт — «Казанский мухтасибат», «Әль-Мәрҗәни» һәм «Казан мөхтәсибәте» исемле дини-агарту газеталарының баш мөхәррире.
«Ислам инфо» медиа төркеме Мансур хәзрәт Җәләлетдиновны чын күңелдән котлый һәм киләчәктә зур уңышларга ирешүен теләп кала.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел