Кичә башкалабыздагы «Арт-Эко» галереясе залында («Океан» тукталышындагы «Идел–банк» бинасы) VI халыкара хәйрия ярминкәсе ачылды. Аны Казан шәһәрендәге «Анадолу» төрек милли-мәдәни мөхтәрияте һәм «Салават күпере» хосусый гомуми белем бирү мәктәбе оештырды.
ТР Дәүләт Советы комитеты рәисе, депутат Разил Вәлиев күргәзмә-ярминкәне ачу тантанасындагы чыгышын нәкъ менә шул мәктәпкә мөнәсәбәтен белдерүдән башлады. «Сез мәктәпкә бик матур исем кушкансыз: Салават күперенең бер башы Татарстанда, бер башы — Төркиядә. Без бүген бик күркәм чарага җыелдык. Аның бер зур мәгънәсе, кул эшләре үрнәкләрен күрсәтеп, сатып, халыкларны бер-берсенә якынайту. Хәер, «Салават күпере» мәктәбе — болай да төрле милләт балаларын бер-берсенә якынайтуның күркәм мисалы инде. Бүген шаккатып карап тордым: бирегә килгән балаларның күзләрендә ут яна, кызыксыну уты. Без киләсе уку елында дәүләтнеке булмаган мәктәпләрне, шул исәптән «Салават күпере»н дә бюджеттан финанслаштырачакбыз. Чөнки алар да Татарстан Республикасы гражданнарының балалары», — дип белдерде ул.
Депутатыбызның, безне мәдәни уртаклык та якынайта, 2011 елны Тукай елы дип игълан итүне «Төрексой» берләшмәсе, Төркия дә хуплап каршы алды, дигән сүзләрен үз чиратында Казандагы Төркия Республикасы консулы Әхмәт Акынты күтәреп алды.
– Тукайның 125 еллыгы мәдәни багланышларыбызны яңа баскычка күтәрүгә форсат бирде. Шушы юбилейны бәйрәм итү кысаларында — 25-28 май көннәрендә Татарстан парламенты делегациясе Төркиягә барачак, Әнкара, Истанбул шәһәрләрендәге бәйрәм чараларында катнашачак. Бәйрәм кысаларында Әнкарадагы Тукай урамында Тукай һәйкәле ачылачак, Истанбулдагы Әюп паркы янәшәсендәге бер урамга Тукай исеме биреләчәк. Әмма без моның белән генә чикләнергә тиеш түгел. Хезмәттәшлекне тагын да үстерү, киңәйтү зарур, — дип сөйләде ул.
ТР мәгариф министры урынбасары Гүзәлия Минкина, «Анадолу» мөхтәрияте башлыгы Йосыф Саглам һәм башкалар да иң изге теләкләрен җиткерде, төрек хатын-кызлары белән бергә күргәзмә-ярминкәне оештыру эшендә катнашкан татар, урыс, әзәри һәм башка милләтләрнең гүзәл затларына рәхмәт белдерде. Күргәзмә барышында бу чараны, «Идел–банк» бинасы кысанрак дип, Камал театрында, ТР Халыклар дуслыгы йортының яңа бинасында уздырырга кирәк, дигән тәкъдимнәр дә яңгырады. Синең үзеңә нәрсә ошады соң, дип сорасагыз, яшермим, әйтәм: Тел, әдәбият, сәнгать институты аспирант кызларының халык күз алдында сатыласы аш тәлинкәләренә чәчәк сурәтләре төшерүләре күңелемә аеруча хуш килде. Чынлап та, булдыра безнең кызлар!
Узган ел хәйрия ярминкәсеннән 300 мең сумнан артык акча кергән икән. Ул акча мохтаҗ укытучыларга булышлык күрсәтүгә тотылган. Быел керәсе акча да мохтаҗларга биреләчәк, дип ышандырды оештыручылар. Күргәзмә-ярминкә 13–15 май көннәрендә, 9–17 сәгатьләрдә эшләячәк. Кул эшләре, сувенирлар, төрек тәм-томнары сатып алыйм әле диючеләргә менә дигән форсат бу, дип яза «Ватаным Тарарстан».

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел