Шәһәр имамнары Казан мөхтәсибе рәисен сайларга җыелды. Сайлаулар «Мәрҗәни» мәчетенең конференц-залында узды. Иң элек үз чыгышын Татарстан Җәмгыятенең мөфтие Илдус хәзрәт Фәизов ясады.
Чара, Мәхмүд Шәрәфетдин башкаруында, Коръән сүзләре белән башланды.
Алга таба Казан хакимиятенең телләр үсеше һәм иҗтимагый оешмалар белән элемтә бүлеге башлыгы Ирек Арсланов, Татарстан президентының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек итү идарәсе җитәкчесе Марат Гатин чыгыш ясадылар.«Казан мәчетләренә һәр җомгага 13500 кеше килә. Моны тагын 25 тапкыр арттырып була. Елына 1%ка булса да үстереп барыйк. Мөфти сайлау корылтае тыныч кына узып китте. Татарстанның беренче мөфтие Габдулла Галиуллин да каршылыклардан чыкты», диде Ирек Арсланов.
Үз чиратында Илдус Фәизов әлегә шәһәр имам-мөхтәсибе вазифасын үтәп килүче Мансур хәзрәт Җәләлетдинов кандидатурасын тәкъдим итте. Имамнар бер тавыштан мөхтәсиб итеп янә Мансур Җәләлетдинне сайлады. Мансур хәзрәтнең Казан мөхтәсибе булып торуына 16 ел. Мөхтәсибәт Советы составына бертавыштан: Вәлиулла хәзрәт Якупов, Гыйлмулла хәзрәт Хәлиуллин, Алан хәзрәт Панарин һәм Илфар хәзрәт Хәсәнов сайланды. Ревизион комиссиягә: Нияз хәзрәт Сабиров, Мәгзәнур хәзрәт һәм Илдар хәзрәт Баязитов керделәр.
Мансур хәзрәт 1960 елның 27 мартында Казан каласында туган. Казанның №38 мәктәбен тәмамлаган. 2002 елда Казан экономика институтын читтәт торып уку бүлеген тәмамлый-белгечлек буенча «экономист». 1978-80 елларда Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Армиядән соң бер җитештерү тармагында, аннан «Мәрҗәни» мәчетендә машина йөртүче булып эшли. 1986-90 елларда Бохараның «Мир-Араб» мәдрәсәсендә, 1990-92 елларда Истамбулда дини белем ала. 1992 елны Мансур хәзрәтне ТР ДНдә мөфти урынбасары итеп сайлыйлар. 1996 елны исә ул Казанның имам-мөхтәсибе итеп сайлана һәм бүгенге көндә дә хәзрәт әлеге җаваплы вазыйфаны намуслы башкара. Мансур хәзрәт Казан шәһәрендәге мәчет-мәхәлләләр инфраструктурасын торгызу, яңартуга зур өлеш кертте. Аның җитәкчелегендә Мәрҗәни мәчете Казан Ислам көллиятен дә үз эченә алган тулы бер дини –агарту комплексына әйләнде. Шулай ук Казан мөселманнары өчен 40 га мәйданны биләгән татар зыяраты да булдырылды. Республикада беренчеләрдән булып ачылган балалар сәламәтләндерү лагеры да Мансур хәзрәт башлангычы белән оештырыла. Мәрҗәни мәчете каршында шулай ук мөнәҗәтләр башкару буенча «Мәрҗән» исемле музыкаль төркем дә иҗат итә. Мансур хәзрәт — «Казанский мухтасибат», «Әль-Мәрҗәни» һәм «Казан мөхтәсибәте» исемле дини-агарту газеталарының баш мөхәррире. Шулай ук ул ТҖ МДН Президиумы вәкиле һәм СМР вәкиле булып килә.
«Ислам-Инфо» МТ, «Сөләйман» мәчете коллективы, «Ярдәм» хәйрия фонды Мансур хәзрәт Җәләлетдиновны чын йөрәктән тәбрик итә.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел