Ислам динендә игътибар юнәлтү һәм яшь мөселманнарны киң җәмәгатчелек белән таныштыру максаты белән, Норлат шәһәрендә ел саен үткәрелә торган традицион Коръән уку бәйгесе быел 15 нче һәм 22 нче май көннәрендә сәгать 08.00 — да «Шикәрчеләр бистәсе» мәчетендә үткәрелә.
Жюри тарафыннан бәйгедә катнашучылар биш юнәлеш буенча бәяләнә:
1. Коръәннән кыска белгән сүрәләрне яттан сөйләү.
2. Тәҗвид кагыйдәләренә игътибар итү.
3. Мәкам белән уку.
4. Коръән укучының үз- үзен тотуы.
5. Коръәннән аятьләрне дөрес итеп укый белү.
Нурлат шәһәрендә «Коръән уку» бәйгесен
үткәрү шартлары
Үткәрү вакыты: 15 май 2011 ел.
Үткәрү урыны:Нурлат шәһәренең Шикәрчеләр бистәсе мәчете (Циолковский урамы, 15 нче йорт, тел. (8-929-722-39-41)
Көн тәртибе:
1. Теркәлү 8:00
2. Төркемнәргә бүлү,жюри составын билгеләү 8:30
3. Бәйгене ачып җибәрү 9:00
4. Өйлә намазы 13:05
5. Бәйге дәвам итә 13:30
Бәйгедә Нурлат районында яки шәһәрендә яшәүче ир һәм кыз балалар катнаша. Ул яшь буенча биш төркемгә бүлеп үткәрелә:
1. 7 яшькә кадәрге балалар,
2. 8 яшьтән алып 10 яшькә кадәрге балалар ,
3. 11 яшьтән алып 13 яшькә кадәрге балалар,
4. 14 яшьтән алып 15 яшькә кадәрге балалар,
5. 16 яшьтән алып 20 яшькә кадәрге яшүсмерләр.
Бәйге кызлар һәм малайлар арасында аерым-аерым үткәрелә. Җиңүчеләр балл системасы нигезендә бәяләнеп билгеләнә.
Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укуда үзенең осталыгын күрсәтү өчен һәм ярышта осталыкларын сынарга теләк белдерүчеләр 8-9297223941 телефоны буенча Габдулла хәзрәткә мөрәҗәгать итегез.
Күңелләрен нечкәртеп, вәгазьләнеп йөрәкләрен нурландырырга теләүчеләр мәчеткә ярышка рәхим итегез.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел