14 майда ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Спас районы Болгар музей-тыюлыгында булды.
Визит программасында хаҗилар өчен палата лагере урынында булу каралган, ул биредә 18 июньдә пәйда булачак. Бу көнне Болгарда «Изге Болгар җыены» узачак. 6 июньдә лагерьда 500 палата куелачак, аларда хаҗ кылучылар өчен барлык шартлар да тудырылачак. Киләчәктә бу палаткаларга туристлар урнаша ала.
ТР Дәүләт киңәшчесе палаталы лагерь урынын карагач, Шеронов урамында элек музей зонасында яшәүчеләр өчен төзелгән йортны ачарга китте. Бу 12 фатирлы йорт кирпечтән төзелгән. Бүген 10 гаилә фатир ачкычы алды.
М.Шәймиев фатир хуҗаларын котлады һәм яңа фатирларында куанып яшәүләрен теләде. Болгар һәм Свияжскины торгызу проектына Россиядә дә тиңнәр юк, дип билгеләп үтте ул.
2010 елда бу проектны гамәлгә ашыруга меценат, төрле оешма һәм фирмаларның 1 млрд. сум акчасы сарыф ителгән, дип хәбәр итә tatar-inform.ru

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел