Барнаул шәһәрендә элегрәк төзелгән мәчет янында яңасы барлыкка килде. Алтай крае мөфтие Фәһим хәзрәт Әхмәтгалиев сүзләренә караганда, яңа мәчет төзелешенең төп эшләре тәмамланган, җылылык кертелгән.
Берьюлы 1500 кеше намаз укый алырлык, мәйданы 400 квадрат метрга җиткән Җәмигъ мәчете ике катлы итеп салынган. Хәзерге вакытта диварларын ак мәрмәр белән тышлыйлар. Мәчетнең биш метрлы гөмбәзе һәм ике манарасы бар. Архитекторы В. Иванов .
Яңасы белән рәттән торучы 2011 елда төзелгән мәчеткә намаз укырга теләүчеләр сыймый иде. Алга таба ике мәчетне бер комплекс итеп файдаланырга уйлыйлар, дип хәбәр итә intertat.ru

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел