1993 елның 7 маенда элек Югославия республикасына керүче Сербиянең Баня-Лука шәһәрендә ЮНЕСКО тарафыннан сакланучы Ферхәдия тарихи мәчете шартлатыла. Шулай ук калган 16 мәчет тә юкка чыгарыла. Менә шушы вакыйгалар уңаеннан Сербия республикасында Мәчет көне уздырыла. Быел да ул төрле чаралар белән билгеләп үтелде.
Мәчет көне 1993 елда Босния-Герцоговиния мөселманнары көче белән билгеләп үтелә башлый. Бу көнне мәчетләргә укучыларны алып киләләр, иман йорты турында сөйләшүләр, төрле дини чаралар оештыралар.
1992-1995 елларда вакфларныкы булган 600 дән артык мәчетне һәм 400 корылманы җир белән тигезлиләр. Босниянең танылган дини лидеры Мостафа Серич ул вакытларда: «Бер генә чиркәүгә дә яки синагога да зыян китермәскә, алар да бит Аллаһ йорты», — дип чыгыш ясый. Бу чакыруга кушылалар һәм бер генә чиркәүгә дә зыян салынмый.
Ферхәдия мәчетен 1579 елда госманнар төзегән. Ул илдәге иң матур мәчетләрдән санала һәм ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья мирасы буларак саклана. Әлеге иман йортын юкка чыгару зур югалту булып тора. Хәзерге вакытта мәчетне киредән торгызуга кагылышлы эшләр башкарыла, дип хәбәр итә intertat.ru

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел