Иске Татар бистәсен торгызу шәһәр хакимиятенең өстенлекле эш юнәлешләреннән берсе булып санала.

Казанда Иске Татар бистәсен торгызу эшләре башланды: кичә Казан Мэры шәһәрнең тарихи үзәге — Фатыйх Кәрим һәм Габдулла Тукай урамнары киселешендә урнашкан Юныс

БӘЙЛЕ
2011 Май 12

Казанда Иске Татар бистәсен торгызу эшләре башланды: кичә Казан Мэры шәһәрнең тарихи үзәге — Фатыйх Кәрим һәм Габдулла Тукай урамнары киселешендә урнашкан Юныс мәйданын төзекләндерү планы белән танышты.

Эшне архив һәм документлар, инвесторлар һәм бина хуҗалары — барлык юнәлешләрдә алып баруы игътибарга лаек. Казан Мэры Илсур Метшин хәбәр иткәнчә, Иске Татар бистәсен торгызу шәһәр хакимиятенең өстенлекле эш юнәлешләреннән берсе булып санала.

Казан шәһәренең Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Владимир Фомин сүзләренә караганда, Иске Татар бистәсе үзәге — Юныс мәйданында — тематик һәм концептуаль яктан 4 мәйдан — скверга бүленгән традицион мөселман паркы урнашачак.

Әлеге мәйдан тарихы һәм традицияләрен сөйләгән, биредә озак еллар яшәүче фикерләрен исәпкә алып, Башкарма комитет тарафыннан әлеге скверларны яхшыртырга һәм беренчел хәленә кайтару карары кабул ителде.

«Юныс мәйданы матур бакча, каралган чәчәк түтәлләре һәм яшеллеккә төренә иде», — дип искә төшерә Иске Татар бистәсендә озак яшәүчеләр советының рәис урынбасары Нурания Биктимирова.

Элек бу урында дүрт сквер булган. В.Фомин сүзләренә караганда, парк «квадратларының» берсендә фонтан һәм роза чәчәкле клумба, башкасында — бию урыны, өченчесендә — аралашу, ял итү территориясе булачак.

Илсур Метшин билгеләп узганча, мәйданны төзекләндерүдән тыш, якын арада урнашкан мәйданнарның фасадлары белән шөгыльләнү кирәк.

Бистәне торгызу, һичшиксез, бер елда башкарып чыгарлык проект түгел. «Шәһәрнең тарихи үзәге белән бәйле булган бар нәрсә аерым игътибар, күп акча һәм бюджет, инвесторлар, милекчеләр һәм җәмәгатьчелек — барлык ресурсларны консолидацияләүне таләп итә. Шуңа карамастан, әлеге проектка тотынып, аны тәмамлау вакыты килеп җитте», — дип нәтиҗә ясады Казан Мэры.

Юныс мәйданы территориясен төзекләндерү эшләрен бу елның сентябрь аена тәмамлау планлаштырыла, дип хәбәр итә Казан мериясенең яңалыклар хезмәте.


Комментарийны калдырыгыз
avatar

Янв 13
Янв 09
Ноя 22
Окт 12
Сен 12
Сен 06
Сен 06
Сен 02
Авг 29
Июл 05
Июн 21
Май 24
Май 20
Май 19
Май 19
Май 14
Май 14
Май 13
Май 12
Май 12

40 тартма
Дин
Мәкаләләр


Вакыйга

Әңгәмәләр

© 2009-2025 "Татар Ислам" мәгълүмат агентлыгы
Сайтка куелган язмаларга барлык хокуклар «Ислам info» медиа-төркеменә карый. Материаллардан файдаланганда гиперсылтама ясау мәҗбүри. Массакүләм мәгълүмат чарасын теркәү турындагы таныклыгы: ИА № ФС-77-45782 13. 07 2011 ел. Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Роскомнадзор) тарафыннан бирелгән. Урнаштырылган материал 18+. т.8 927 242 35 78
Сайтлар ясау һәм сайт белән идарә итү — «Ариф» студиясе