13 май көнне Казан Кремлендә танылган рәссам Флера Дәминованың «Керамик плитәдә ясалган «Шәрык мотивлары» дигән күргәзмәсе ачылачак, дип хәбәр итәләр Intertat.ru газетына. Экспозиция Кол Шәриф мәчетенең кереш залларының берсендә урнаштырыла.
Флера Дәминова тамашачы хозурына төрле орнамент техникада ясалган панноларын тәкъдим итәчәк. Бу стиль башлыча мөселман мәдәниятенә хас, ди белгечләр. Нәкъ менә орнамент мөселман мәдәнияте йолаларында аерым урын били. Чөнки мәгълүм булганча, исламда кеше сүрәтләре ясау тыелган була. «Мин татар, төрек, иран, пакистан орнаментларындагы бизәкләрнең байлыгын күрсәтергә тырышам. Күптән түгел генә чираттагы хезмәтемне башкарганда орнаментның — «сигезле», ягъни чиксезлек билгесе икәненә инандым. Аның башы да, ахыры да юк. Димәк ул мәңгелек кыйммәт билгесе», ди Флера ханым.
Абруйлы рәссам чираттагы күргәзмәсенең Кол Шәриф мәчетендә оештырылуына чиксез шат. Болай булгач, экспозицияне Казан тамашачысы гына түгел, ә башкалабызга килгән кунаклар да тамаша кыла алачак.
Флера Дәминова — талантлы дизайнер. Ул Казанда туып үсә, балалар сәнгать мәктәбендә белем ала, профессиональ училище тәмамлый, Санкт-Петербургта осталыгын чарлый. Хәзерге вакытта рәссам керамик плитә, көзге, мич, каминнарны, йорт җиһазларын, ишекләрне бизи. Шул ук вакытта ул һәрдаим тамашачыны үз иҗаты белән таныштырып барырга җаен таба.
Үз иҗатында оста рәссам XVII-XVIII гасырга караган тарихи орнаментларга киң урын бирә. Португалия осталарының Кытайдан алып кайткан иҗат серләрен дә үз хезмәтендә уңышлы файдалана, дип хәбәр итә intertat.ru
«Бизәкләү техникасына алыныр алдыннан мин бик күп китаплар, төрле әдәбит укыдым, телевизордан махсус тапшырулар карадым. Хәзер ясыйм, хезмәтем үземә дә ошый», — ди бәхетле иҗатчы.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел