Россиянең икътисади үсештә булган төбәкләренең берсе буларак, Татарстанны Берләшкән Гарәп Әмирлекләре белән хезмәттәшлек кызыксындыра. Бүген тышкы сәүдә министры Лубна бинт Әл Касыйми белән очрашу вакытында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип белдерде.
Очрашуда Татарстан башлыгы республиканың социаль-икътисади хәле, төбәкнең үсеше, географик урыны хакында кыскача мәгълүмат бирде. Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстанның 100 дән артык милләт һәм төрле конфессия вәкилләре яшәгән төбәк булуына да тукталды. Татарстан икътисады структурасының сизелерлек өлешен нефть табу һәм нефть химиясе алып торуын, республиканың Россиядә пластмасса җитештерүдә үзәк урын алып торуы хакында да җиткерде ул. Татарстан территориясендә моннан тыш, машина, авиа- һәм вертолет төзелеше, авыл хуҗалыгы үскән. Президент 2013 елда Татарстан башкаласының Бөтендөнья студентлар спорты ярышларын кабул итәргә җыенуын да искәртте.
Рөстәм Миңнеханов белдерүенчә, Татарстан җитди инвестиция проектларын гамәлгә ашыру өчен яңа партнерлар эзли, хезмәттәшлек белән кызыксына. Аның сүзләренә караганда, «Алабуга» махсус икътисади зонасы күп илләрнең бизнес җәмәгатьчелеге белән уңышлы хезмәттәшлек үрнәге була алыр иде. Президент соңгы елларда Татарстанның гарәп илләре белән элемтәләрне актив үстерүен ассызыклады. Мәсәлән, быел июнь аенда Казанда өченче тапкыр Ислам бизнесы һәм финансларының халыкара саммиты узачак. Рөстәм Миңнеханов бүгенге очрашуда саммит эшендә катнашырга чакырып мөрәҗәгать итте.
Моннан тыш, Президент Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең бизнес-делегациясен Татарстанга төбәкнең икътисади мөмкинлекләре һәм инвестиция потенциалы белән танышу өчен визит белән чакырды. Рөстәм Миңнеханов бүгенге очрашудан соң Татарстан белән Гарәп Әмирлекләренең элеемтәләре көчәер, дигән ышаныч белдерде.
Берләшкән Гарәп Әмирлекләре тышкы сәүдә министры Лубна бинт Әл Касыйми, үз чиратында, ТР Президентына Инвестиция форумында катнашуы өчен рәхмәт белдереп, биредә республиканың кирәкле элемтәләр табачагына өмет белдерде. Аның фикеренчә, Татарстан белән хезмәттәшлекне берничә юнәлештә, аерым алганда, авыл хуҗалыгы буенча да үстереп булыр иде. Министр республиканың бу өлкәгә караган вәкилләрен танышу сәфәре белән килергә чакырды.
ТР Президентының Берләшкән Гарәп Әмирлекләре тышкы сәүдә министры белән очрашуы кысаларында Annual Investment Meeting (AIM) Инвестиция форумы белән Ислам бизнесы һәм финансларының халыкара саммиты оештыру комитетлары арасында багланышлар турындагы Меморандумга кул куелды, дип хәбәр ителә Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең рәсми сайтында.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел