5 майда Мамадыш мәдрәсәсенең кичке бүлек укучыларының чыгарылышы булып узды. Бу бүлек үзенең эшчәнлеген 2008 елда мәдрәсә ачылу белән башлап җибәрде.
Чарада мәдрәсә директоры, укучылар һәм укытучычылар катнашты. Өч ел сизелмичә үтеп китте, инде менә 43 кеше беренчеләрдән булып башлангыч дини бем алып чыктылар. Алар арасында табиблар да, укытучылар да, балалар бакчасы тәрбиячеләре дә, мәдәният эшчеләре дә бар, тик мәдрәсәдә аларны Аллаһ ризалыгы өчен алган белемнәр берләштерде.
Мәдрәсә директоры Габдрахман хәзрәт укуны тәмамлаучыларны бәйрәмнәре белән котлады һәм алган белемнәре аларга бары тик файда гына китерүләрен теләде. «Алган белемнәрне тормышта кулланмасаң аларның кыйммәтлеге бетә. Һәр кешенең рухи азыкка мохтаҗ булган якыннары, туганнары, танышлары, балалары, оныклары бар. Үз тәҗрибәгез белән, үз тормышыгыз, үз-үзегезне тотышыгыз белән аларга үрнәк булыгыз, Ислам турында сөйләгез», — дип өстәде хәзрәт. Ахырда барсысын да чәй белән сыйладылар, дип хәбәр итте «Татар-Ислам» хәбәрчесенә Мамадыш районы мәдрәсәсенең мәгълүмат хезмәткәре.
Зәйнәб Хәфизи.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел