Ижау шәһәренең Җәмигъ мәчетенә республиканың барлык мәхәлләләреннән ике йөзгә якын бала җыелды. Мөфтият дүртенче ел рәттән республика күләмендә балалар арасында Коръән уку бәйгесе оештырды.
Иртән үк мәчетнең ир-атлар һәм хатын-кызлар өлеше балалар тавышыннан гөрләп торды. Мөфтият балалар арасында Коръән уку бәйгесе дип игълан итсә дә, бу көн балалар өчен чынлап бәйрәмгә әверелде.
«Балалар яшьләренә карап дүрт төркемгә бүленеп тәҗвид кагыйдәләре нигезендә Коръән укуда көч сынашты. Танышлары белән аралашты, яңа дуслар тапты», диде шундый бәйгеләрне оештыручыларның берсе Назыймә Ихсанова.
Бәйгедә катнашырга килгән балалар белән танышырга мөмкинлек туды. Әминә Татарстанның Әлмәт шәһәреннән килгән.
Фатыйма бәйгеләрдә ел саен катнаша. «Мәдрәсәдә белем алсам да, тәҗвид кагыйдәләрен өйрәнеп җитмәдем, шуңа сорауга җавап бирә алмадым», дип уртаклашты ул.
Асия: «Барлык сорауларга да җавап бирдем, беренче урынны алырга теләгем» дип уртаклашты. Шул ук вакытта кызчык үзенең сыйныфында укучыларга да яхшы урыннар алырга теләде.
Әнисенең кулындагы бер матур гына кызчык белән танышабыз.
Хәдичәгә әле өч яшь кенә булуына карамастан, ул инде озын-озын шигырьләрне дә ятлап өлгергән.
Бәйгедә катнашучыларны бүләкләүдә иң яшь башкаручылар арасында хәтта ике яшь ярымлык кызчык белән малай да бар иде. Аларны да махсус приз белән билгеләделәр.
«Быел үткән елларга караганда бәйгедә катнашырга теләүче балалар саны да күбрәк, алар белән килгән ата-аналар, әби-бабайлар да санап бетергесез иде. Шул ук вакытта балаларның дини белемнәре үсүен дә күрсәтте», дип басым ясады Удмуртия мөселманнары мөфтие Фәиз хәзрәт Мөхәммәтшин.
Дөрестән дә, бәйгедә катнашучы һәр бала бүләккә ия булды, беренче урынны алучыларга дүрт мең, икенче урын яулаучылар өч мең һәм өченче урын өчен берәр мең сум акчалата премия, дипломнар бирелде. Идел хаҗ оешмасы үз бүләкләрен тапшырды.
Аннан соң балаларны һәм кунакларны тәмле пылау, татлы ризыклар белән сыйладылар, дип хәбәр итә azatliq.org

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел