ТР мөселманнары Диния нәзарәте вузларда хәләл туклану булдырачак. Бу юнәлештә эш беренчеләрдән булып Казан федераль университетында башланып китте. Казан шәһәре үзен Россия мөселманнары башкаласы итеп тәкъдим итәргә бик тә хаклы. Югары уку йортларын хәләл ризык белән тәэмин итү әлеге максатка үтә дә ярашлы булып тора.
КФУ студентлары ТР МДН килеп, университет ашханәсендә хәләл туклану булдыруга теләкләрен белдерделәр. Мөфтият аларга бу эштә ярдәм итәргә алынды. КФУ студенты Зөлфәт Хафизов ашханәләрдә хәләл туклану мөмкинлеге булдыру максатыннан имза җыярга тотынды.
Бүгенге көндә 700 дән артык имза җыелган. Әлеге акциягә кушылу өчен +7 927 441 55 62 номерына шалтыратырга кирәк. Ул шушы атна ахырына кадәр дәвам итәр дип көтелә, дип хәбәр итә "Инфо-Ислам" Мәгълүмат Агентлыгына ТР МДН матбугат хезмәте.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел