6 майда 11 сәгатьтә Татарстанның Милли музеенда Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган «Байрак — Җиңү символы» дип исемләнгән тантаналы чара узачак. Бу көнне Милли музей фондыннан 146нчы укчылар дивизиясе 280нче артиллерия полкының байрагы чыгарылачак. Байрак Берлинны яулауда катнашкан, ул «Бөгелмә районы хезмәтчәннәре» исеменнән тапшырылган булган.
Бөек Җиңүгә багышланган «Татарстан — Җиңүнең тыл базасы» исемле күргәзмәдә истәлекле экспонатлар тәкъдим ителер дип көтелә. Алар арасында ТАССРның Биектау районы хезмәтчәннәреннән 146нчы укчылар дивизиясенең 512нче укчылар полкына тапшырылган шефлар байрагы, ТАССРның Столбище районы хезмәтчәннәреннән 608нче укчылар полкына һәм 146нчы укчылар дивизиясенә тапшырылган байраклары бар.
Музейда Советлар Союзы Геройлары М.Җәлил, М.Сыртланова, Г.Сафиуллина һәм башкаларның шәхси әйберләре саклана. Сугыш тарихының аз билгеле булган вакыйгаларын барлау, сугышта һәлак булган сугышчыларны эзләү белән Милли музейның Бөек Ватан сугышының Музей-мемориалы бүлеге шөгыльләнә, дип хәбәр итә Интертат редакциясе.

Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Илдар хәзрәт Баязитов. Корьән Хиҗазда иңдерелгән, Каһирәдә укылган, Истанбулда язылган, ә Казанда басылган.
ҖОМГА КИЧӘСЕ
Алла бирса түгел