Россия Ислам университетының ислам икътисады һәм идарә кафедрасы студентлар арасында «Ислам икътисады моделенең үзенчәлекләре» дигән темага докладларга бәйге игълан итә. Конкурста Россия Федерациясе һәм БДБ илләренең югары һәм уртак махсус һөнәре уку йортларында белем алучылар катнаша ала. Аларның нинди белгечлек үзләштерүе мөһим түгел.
Конкурс бүгенге икътисади проблемаларга ислам буенча караш; Россия (аерым илләр) мөселман берләшмәләренең икътисади үсеше, икътисади проблемаларны хәл итү юллары; Россия мөселман берләшмәләре тормышында икътисадның роле; хәзерге заман мөселман галимнәренең икътисади фикере юнәлешләрендә үткәрелә. Докладлар 20 майга кадәр кабул ителә.
РИУда «Икътисад» белгечлеген үзләштерергә теләүче абитуриентлар арасында аерым конкурс уздырыла. Иң яхшы дип табылган биш доклад кыйммәтле бүләкләр белән билгеләп үтеләчәк. Бу хакта РИУның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мөселман хатын-кызы яулыгы
Алмаз Шәвәлиев: «Миңа бөтен нәрсәне тотып карарга кирәк».
КДУдан өлкән уку йорты. Буа — татар Сорбоннасы.
Ул тиле түгел!..
Шикәр чиреннән сукырайган хәләл җефете өчен яраткан ире 2 ел эчендә меңләгән чәчәк утырткан
Яхшы ир һәм хатын сорау догасы
Милләтара дуслык, Ватан теле
Тәкъвалык хакында
Тәравих намазы
Тоткан уразаларыбызның әҗерен киметмик
ИА "Татар Ислам": Өммәт нәрсә укый?
Хөсәен Фәезханов
Яшелчә, балык, сөтле азыклар ашау файдалы
Рамазан ае - сабырлык ае
Фатыйма апа Казандагы "Ярдәм" тернәкләндерү үзәгендә тырышып укыды
Илдар хәзрәт Баязитов: "МАКСАТЫБЫЗ – КЕШЕЛӘРНЕ СӘЛАМӘТ ҺӘМ ЧИРЛЕЛӘРГӘ БҮЛМӘҮ"
Янтуган авылы кешеләре Казанга килде